Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
В.Черкесова Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы эшчәнлеге хакында сөйләде
РФ Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы эшчәнлеге гражданлык җәмгыятен үстерү өлкәсендә алгарышлы хәрәкәт күрсәткече булып тора
(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Россиянең яшь парламентарийлары лидеры – Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Виктория Черкесова Россия Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының бер елда башкарган эшчәнлеге хакында хисап тотты.
Аның сүзләренә караганда, РФ Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының узган елдагы эшчәнлеге гражданлык җәмгыятен үстерү һәм яшьләрнең сәяси законнар чыгару өлкәсендә алгарышлы хәрәкәте күрсәткече булып тора. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Искәртеп узабыз, бүгенге көндә тәкъдим ителгән 74 төбәк Россиянең яшь парламентарийлары арасына керә. Алар күпчелек төбәкләрдәге вәкилләрнең үзара бәйләнешен җайга салу белән бергә, Россия яшьләре өчен актуаль булган закон чыгару инициативаларын үткәрүдә бердәм тактика эшләде. Аларның тырышлыгы белән соңгы бер ел дәвамында урыннардагы закон чыгару хакимияте органнары белән генә түгел, ә Дәүләт Думасы депутатлары белән дә үзара хезмәттәшлек җайга салынды.
Узган елда яшь парламентарийлар тарафыннан 11 закон чыгару инициативасы тәкъдим ителде, аларның кайберләре кызу бәхәсләр уятты.
Виктория Черкесова берничә закон чыгару инициативасын мисал итеп китерде. Мисал өчен, закон проектларының берсе балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренә ярдәм итүгә, икенчесе алкоголь сәнәгате һәм сыраны алкогольгә тиңләштерүгә, өченчесе бүгенге көндә аккредитацияләнмәгән белгечлекләр буенча югары уку йортларына керүчеләрнең хәрби бурычына кагыла.
Моннан тыш, Яшь иҗтимагый палатасының яшь сәясәтчеләр әзерләүдә роле зур. Безнең ике вәкил Россиянең Яшьләр иҗтимагый дипломатик корпусының 25 катнашучысы арасына керде, тагын икесе палата тәкъдиме буенча “XXI йөз Ауропасы яшьләр күзлегеннән” дигән очрашуда Россиянең яшь парламентарийлары мәнфәгатьләрен тәкъдим итте, аның нәтиҗәләре буенча Ауропа берлеге депутатлары өчен юллама әзерләнде. Безнең эшчәнлекнең бу яңа өлкәсе Яшьләр иҗтимагый палатасы өчен яңа комиссия – халыкара яшьләр сәясәте комиссиясе оештыруны таләп итә, дип ассызыклады В.Черкесова.
Ул шулай ук бер ел дәвамында Яшьләр иҗтимагый палатасы яшьләр парламентаризмын үстерү өлкәсендә профиль иҗтимагый берләшмәләр һәм дәүләт учреждениеләре белән партнерлык мөнәсәбәтләре булдыруы хакында сөйләде. Казанда Яшьләр иҗтимагый палатасы һәм Россия Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте ярдәмендә оештырылган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрү әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәсе булды. Биредә Россиянең 50 дән артык төбәге катнашында Яшьләр иҗтимагый палатасының күчмә утырышы узды.
Күчмә утырышта катнашучылар шулай ук 2013 елгы Универсиада объектларында булды һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында “Без булдырабыз!” дигән исем астында узган республика яшьләр форумында катнашты.
Федерация Советы каршындагы Парламентара ассамблея белән бергәләп эшләү турындагы килешү палатаны алга таба үстерү өчен мөһим документ булды. Шулай ук Россиянең Яшьләр парламентлары ассоциацияләре белән килешүгә кул куелачак.
“Бер елда башкарылган эш безнең тарафтан тәкъдим ителгән идеяләрнең реаль җирлеге барлыгын күрсәтте. Боларның барысы да исәпкә алынсын өчен, Дәүләт Думасының Яшьләр иҗтимагый палатасы турындагы карарында Дәүләт Думасы комитетлары белән үзара мөнәсәбәтләр регламенты язылган. Без үзебезнең эшкә сәләтле икәнлегебезне күрсәттек, хәзер бу юнәлештә алга таба хәрәкәт итәргә кирәк”, - дип сүзен йомгаклады Россияең яшь парламентарийлары лидеры.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз