news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган төндә Россия төбәкләрендә 50 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән

Төнлә һава һөҗүменә каршы саклану чаралары Россиядә төбәкләрендә 50 украина пилотсыз очкычын бәреп төшергән.

«Узган төндә Киев режимының Россия Федерациясе территориясендәге объектларга самолет тибындагы БПЛА кулланып террорлык һөҗүме ясау омтылышы булдырылмый калынды», – дип хәбәр иттеләр Саклану министрлыгында.

Брянск өлкәсендә 28, Курск өлкәсендә 12, Новгород өлкәсендә 4, Смоленск һәм Тула өлкәләрендә икешәр, Орлов һәм Тверь өлкәләрендә берешәр дрон бәреп төшерелгән.

Курск, Белгород һәм Брянск өлкәләрендә контртеррористик операция режимы гамәлдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100