news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда хастаханәгә юлланган коронавируслы пациентлар өч тапкыр арткан

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 короновирусы йоктыруның 183 очрагы (кичә – 184) ачыкланган. 69 пациент хастаханәдә дәвалана, бу кичәгегә (24 кеше) караганда өч тапкыр диярлек күбрәк.

Агымдагы елның 17 маена булган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан алып республикада ковид йоктыруның 147 949 очрагы сакланган. Татарстанда коронавирустан 143 100 кеше (узган тәүлектә – 365) терелгән. Бу турыда стопкоронавирус.рф. сайтында хәбәр ителә.

Узган тәүлектә коронавирустан үлүчеләр теркәлмәгән. Шулай итеп, республикада 1991 кеше ковид корбаны булган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100