Узган тәүлектә Татарстанда 131 кеше коронавирус йоктырган. Шушы ук вакытта республикада 261 кеше ковидтан терелгән.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан үлем очраклары теркәлмәгән. Бу турыда Россиянең COVID-19 инфекциясенә каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә.
Пандемия башланганнан алып Татарстанда коронавирус йоктыруның 149,7 дән артык рәсми очрагы расланган. Барлыгы 145 мең кеше коронавирустан терелгән. Шулай ук 1995 кеше ковид корбаны булган.