news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда 254 кеше коронавирус белән авырган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 254 очрагы теркәлгән. 24 пациент хастаханәгә озатылган.

Авыручылар арасында 24 бала да бар, дип хәбәр итә республиканың коронавирус каршы оператив штабы.

Авыручыларның иң күбе Казанда (74 кеше), Чаллыда (42) һәм Әлмәт районында (19) теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирусның 140 119 очрагы ачыкланган.

Узган атнада тагын 5 пациент ковидтан вафат булган (1940, 1936, 1949 елгы ир-атлар һәм 1948, 1956 елгы хатын-кызлар). Шушы вакыт эчендә Татарстанда коронавирустан 1914 үлем очрагы теркәлгән.  

Шулай ук узган тәүлектә 264 кеше дәваланып беткән, ә барлыгы 133 539 кеше терелеп беткән.

2 508 996 кеше вакцинация узган (үсеш – 931), алар арасыннан 1 926 123 кеше икенче прививканы да ясаткан. 288 845 кеше ревакцинация узган.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100