news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда 247 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тагын 247 кеше коронавирус йоктырган. 19 кеше хастаханәдә дәвалана.

«18 яшькәчә 11 бала да Covid-19 белән авырый», - дип хәбәр итте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Ковид белән авыручыларның күбесе Казан (62 кеше), Чаллы (19), Әлмәт белән Түбән Кама районнарында (21әр кеше), Яшел Үзән (17), Лениногорск һәм Чистайда (12 шәр) теркәлгән.

Пандемия вакытында республикада барлыгы 141 370 кеше ковид белән авырган, 135 229 кеше (узган тәүлектә – 250) әлеге чирдән терелгән.

Узган тәүлектә Татарстанда 759 кеше коронавирустан прививка ясаткан, ә барлыгы 2,5 млн кеше вакцинация узган. 1,9 млн кеше вакцинаның ике компонентын да ясаткан.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100