news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанның янгын сүндерүчеләре 69 тапкыр һәлакәт урынына барган

Чакыруларның 24 е ялган булган

  (Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россия Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр барган. Аларның 24 е ялган булган, дип белдерделәр ведомствода.
10 янгын сүндерелгән, шул исәптә бишесе - торак секторда. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Моннан тыш, Татарстан коткаручылары 20 ноябрьдә юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү вакытында авария-коткару эшләре үткәрүгә 15 тапкыр барган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100