Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган тәүлектә Татарстанда - өч янгын
Ике янгын торак секторда дөрләгән, берсе – бакча йортында
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда өч янгын булган: икесе - торак секторда, берсе – бакча йортында.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын чыгуга ут белән сак эш итмәү, электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу һәм ут төртү сәбәп булган.
2 февральдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе янгын сүндерү бүлекләре хезмәткәрләре тревога буенча 44 тапкыр чыккан. Шул исәптән чүп-чар сүндерүгә – 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча - 19 тапкыр, электр кыска ялганышы буенча - 2, азык көйгәнгә -2, башка хезмәтләр белән бергә эшләүгә - 7, башка сәбәпләр белән - 1.
Янгын сүндерүчеләр юлда транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләре үткәрүгә 7 тапкыр барганнар. Нәтиҗәдә, 3 кешенең гомере саклап калынган.
ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре һәлакәт урынына 10 тапкыр барган. Шул исәптән бикле ишекләрне ачарга 5 тапкыр барган, демеркуризациягә, ягъни түгелгән терекөмешне җыярга, зарарсызландырырга – 1, юл һәлакәтенә -1, башка сәбәпләр буенча - 3 тапкыр. Профилактика эшләре 6 тапкыр үткәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз