Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган тәүлектә Татарстанда 777 кешедә ковид авыруы ачыкланган
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 398 289 кеше коронавирустан вакцинация узган.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусын йоктыруның тагын 777 очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.
«120 кеше хастаханәгә салынган, 657 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Республикада авыручылар арасында балигъ булмаган 67 бар. Иң күп авыру очраклары Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә теркәлгән, анда 410 һәм 134 кеше ковид йоктырган. Районнар арасында иң күп авыручылар Түбән Кама (83), Әлмәт (26) һәм Зәй (19) районнарында теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 49 400 тапкыр куелган. Татарстанда 39,4 меңгә якын кеше (узган тәүлектә — 220 кеше) коронавирустан терелгән.
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 398 289 кеше коронавирустан вакцинация узган, ә 1,8 миллионнан артыгы прививканың ике компонентын да алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз