news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда 3027,6 тонна сөт савылган

Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 142,3 тоннага күбрәк

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә Татарстанда 3027,6 тонна сөт савылган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 142,3 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Әтнә, Мамадыш, Саба, Балтач, Кукмара, Кайбыч, Буа, Актаныш һәм башка кайбер районнарда бер сыердан тәүлегенә 14,1дән алып 18,9 килограммга кадәр сөт савылган.

Ә Сарман, Бөгелмә, Лениногорск, Тәтеш, Кама Тамагы, Минзәлә, Спас, Мөслим һәм савым күләме исемлегенең азагында килгән башка районнардан бер сыер тәүлегенә 6,2дән алып 10,6 килограммга кадәр сөт биргән.

Шуңа да карамастан, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында быел терлекләрне кышлату уңышлы бара, дип белдерәләр.  

news_right_1
news_right_2
news_bot