news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда 2 мең 793 тонна сөт савылган

Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 140,9 тоннага күбрәк

(Казан, 5 гыйннвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә Татарстанда 2 мең 793 тонна сөт савылган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 140,9 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Агымдагы ай башы белән чагыштырганда, савым күләме 10,6 тоннага арткан. Алдагы көнгә караганда сөт 3,8 тоннага күбрәк савылган. Шул ук вакытта кайбер районнарда савым күләменең узган айдагыдан кимүе күзәтелә. Әйтик, сөт Тәтеш районында 9,8 тоннага, Зәйдә 7,9, Мөслимдә 6 тоннага азрак савылган.

Чистай районында савым, 2014 елга караганда, 4,4, Әлкидә  1,1, Менделеевскида  1, Сарманда  0,8, Баулыда 0,7 тоннага кимегән.                  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100