news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 8 мең тоннадан артык кар чыгарылган

Кышкы сезон башланганнан бирле барлыгы 165,5 мең тоннадан артык кар түгелгән

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 8370 мең тонна кар чыгарылды, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Чистарту эшләрендә 486 юл эшчесе һәм 673 берәмлек махсус техник  катнашкан, шул исәптән 106 комплекслы юл машиналары (КЮМ), 66 “Бошунг” КЮМ, 14 картөягеч, 147 трактор щеткасы, 35 грейдер, 68 фронталь төягеч, 62 “Барсик” кече-төягече, 154 үзбушаткыч, шулай ук роторлар, бульдозерлар, экскаваторлар һәм тротуар чистарта торган машиналар җәлеп ителгән.

Тәүлек эчендә, юлларны һәм тротуарларны тәртипкә салу өчен, 439,1 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Кышкы сезон башланганнан бирле барлыгы 165,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган.

Бүген көндез шәһәр урамнарында 338 юл эшчесе һәм 212 берәмлек махсус техника эшләр дип көтелә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100