news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган атнада Татарстанда коронавирус йоктырудан авыручылар саны 8 процентка кимегән

Татарстанда узган атнада коронавирус йоктырудан авыручылар саны 8 процентка кимегән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган атнада кимү темплары – минус 8 процент. Кимү 21 февральдән башланды һәм акрынлап дәвам итә», – дип билгеләп үтте спикер.

Авыручылар санының кимүенә карамастан, коронавирус беркая да китмәде, дип искәртеп үтте Авдонина. Ул республика халкын саклык чараларын үтәргә һәм үз сәламәтлегенә сакчыл карарга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100