news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган атнада сәүдә нокталарында карабодай бәясе азрак төшүгә карамастан, ул иң кыйммәтле продуктларның берсе булып кала

Аның килосы өчен сатып алучыга уртача 89 сум 60 тиен түләргә туры килә

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”).Казанның сәүдә нокталарында яшелчә һәм җиләк-җимешнең сезонлы үсеше дәвам итә. Узган атнада кәбестә, кишер, башлы суган хакы тагын 0,5 проценттан алып 1,6 процентка кадәр күтәрелә төште. Кәбестәнең килосы хәзер уртача 32 сум 58 тиен, кишер - 32 сум 52 тиен, башлы суган – 33 сум 4 тиен тора.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе шулай ук соңгы бер атнада көнбагыш мае белән тары ярмасының сизелерлек кыйммәтләнүе хакында хәбәр итә. Бу төр продуктларда бәяләр үзгәреше 1,9-2,5 процент арасында тирбәлә. Көнбагыш маеның литры кулланучыга уртача 70 сум 93 тиеннән тәкъдим ителсә, тары ярмасының килосы 41 сум 10 тиенгә җитә.
Ә менә карабодай ярмасы, йомырка һәм он бәясе 0,4-1,2 процентка төшкән. Шуңа карамастан, кибетләрдә карабодай бәясе бик югары кала – аның килосы өчен сатып алучыга уртача 89 сум 60 тиен түләргә туры килә.
Идел буе федераль округына кергән төбәк башкалалары белән чагыштырганда, Казанда сыер ите, каймак, сырлар, атланмай һәм көнбагыш маена түбән бәяләр саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100