news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган атнада мотор ягулыгы бәяләре зур сикереш ясады

Казанда соңгы бер атна эчендә А-76 лы бензин 80 тиенгә, АИ-93,92 ле ягулык – 53 тиенгә, АИ-95 маркалы бензин – 63, дизель ягулыгы 20 тиенгә кыйммәтләнде

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Узган атнада мотор ягулыгы бәяләре зур сикереш ясады. Татарстанстаттан алынган мәгълүматларга караганда, Казанда соңгы бер атна эчендә А-76 лы бензин 80 тиенгә, АИ-93,92 ле ягулык – 53 тиенгә, АИ-95 маркалы бензин – 63 тиенгә, дизель ягулыгы 20 тиенгә кыйммәтләнгән.
14 февральгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, А-76 лы бензинның литры автомобиль йөртүчеләргә 22 сум 65 тиенгә, АИ-93,92 ле бензинның литры – 23 сум 62 тиенгә төшә. АИ-95 маркалысының литры- 25 сум 68 тиенгә җиткән. Дизель ягулыгының литры өчен хәтта 25 сум 91 тиен түләргә туры килә.
Шулай да узган атна йомгаклары буенча, Идел буе федераль округында иң кыйммәтле бензин Түбән Новгородта теркәлгән. Биредә А-76 лының литры уртача 24 сум 37 тиен, АИ-93,92 лесе – 24 сум 54 тиен, АИ-95 лесе – 26 сум 35 тиен тора. Литры уртача 26 сум 62 тиен булган иң кыйммәтле дизель ягулыгы – Саранскида.
Ә иң арзанлы бензин Ульяновскида сатыла. Күршеләрдә А-76 лы бензинның литры безгә караганда 2 сум 57 тиенгә очсызрак. АИ-93,92 ле бензинның литры 23 сум 9 тиен, АИ-95 – 25 сум 18 тиен тора. Литры 24 сум 29 тиенлек арзанлы дизель ягулыгы – Саратовта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100