Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган атнада Казанның сәүдә нокталарында токмач, бодай оны, шикәр комы, дөге һәм тары ярмалары кыйммәтләнде
Карабодай бераз очсызлана башлады
(Казан, 18 август, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Узган атнада Казанның сәүдә нокталарында токмач, бодай оны, шикәр комы, дөге һәм тары ярмалары кыйммәтләнде. Сөт продуктлары бәяләре дә өскә “үрмәләвен” дәвам итте.
Узган атна башында шикәр комының килосы уртача 33 сум 6 тиен торса, бу атна башына аның бәясе 33 сум 34 тиенгә җиткән. Бодай оны атна эчендә 18 тиенгә кыйммәтләнеп, 1 килограммының уртача бәясе 17 сум 60 тиен булган. Тары ярмасы моңарчы 18 сум 12 тиеннән сатылса, узган атнада 18 сум 29 тиен булган. Дөге ярмасы хәзер 36 сум тора. Карабодай ярмасының уртача бәясе бераз төшкән һәм килосы 40 сум 20 тиеннән сатыла.
Сөт продуктларына килгәндә, соңгы бер атнада 2,5-3,2 процент майлылыктагы пастеризацияләнгән сөт бәясе – тагын 3 процентка, стерильләштерелгән сөтнеке - якынча 6,6 процентка арткан. Майлы эремчек һәм каймак 3,8 һәм якынча 3 процентка кыйммәтләнгән. Казанда эремчекның килосы кулланучыга уртача 131 сум 57 тиеннән, каймак -73 сум 71 тиеннән тәкъдим ителә. 2,5-3,2 процент майлылыктагы пастеризацияләнгән сөтнең литры уртача 23 сум 15 тиен, стерильләштерелгән сөт 29 сум 44 тиен тора.
Кайбер төр туклану продуктларына бәяләр, киресенчә бераз булса да төшкән. Мәсәлән, туңдырылган балыкның килограммын хәзер 65 сум 28 тиеннән, көнбагыш маеның литрын 53 сумнан табарга була. Яшелчәләр арасыннан кәбестә, башлы суган, кишер һәм алманың очсызлануы күзгә ташлана. Мәсәлән, яңа кәбестәнең килосы уртача 26 сум 45 тиеннән, башлы суган -25 сум 54 тиеннән сатыла. Бәрәңге бәясе исә артуын дәвам итә һәм килосы уртача 19 сум 67 тиен тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз