news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган атнада Казанда 7 меңнән артык кешедә ОРВИ күзәтелгән

26 ноябрь-2 декабрьдә Татарстанда кискен тын юллары инфекцияләре 11 мең 838 кешедә теркәлгән

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). 26 ноябрь-2 декабрьдә Татарстанда кискен тын юллары инфекцияләре 11 мең 838 кешедә теркәлгән. Авыру күрсәткече 10 меңгә 45,9ны тәшкил иткән. Аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, йогышланган кешеләр саны 24,9 процентка арткан һәм эпидемия бусагасыннан 21,1 процентка кимрәк булган.
Казанда исә бу көннәрдә инфекцияләр белән йогышлануның 8196 очрагы теркәлгән. Бу, аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, 16,1 процентка күбрәк. 7465 кешенең ОРВИ белән йогышлануы күзәтелгән. Бу, аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, 15,9 процентка күбрәк һәм эпидемия бусагасыннан 5,4 процентка түбәнрәк. Әлеге мәгълүматны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенең матбугат хезмәте җиткерә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100