Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган 6 айда үсмерләр тарафыннан ГТЮ Казан бүлеге территориясендә 12 вандаллык акты кылынган
Мондый төр хокук бозулар Юдино-Васильево-Яшел Үзән, Юдино-Восстание-Дәрвишләр бистәсе, Казан-Вахитов-Әмәт тавы-Компрессорлар заводы-Дәрвишләр бистәсе участокларында еш күзәтелә
(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Узган 6 ай эчендә Горький тимер юлы Казан бүлеге территориясендә рельсларга чит предметлар ташлауның -7, күчмә составка чит предметлар ташлауның-3,сигнализация һәм элемтә җайланмаларына зыян салуның 2 очрагы теркәлгән. Мондый төр хокук бозулар аеруча Юдино-Васильево-Яшел Үзән, Юдино-Восстание-Дәрвишләр бистәсе, Казан-Вахитов-Әмәт тавы-Компрессорлар заводы-Дәрвишләр бистәсе участокларында еш күзәтелә. Хокук бозучыларның күбесе-үсмерләр.
Казан бүлегенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте кисәтүенчә, мондый вандализм очраклары магистральләр һәм тимер юл транспорты эшчәнлеген, пассажирлар иминлеген куркыныч астына куя. Шулай ук тимер юл предприятиеләренә җитди матди зыян сала. Тимер юл белгечләре искәртүенчә, мондый фактларны булдырмый калу һәм зыян салучыларны үзләрен дә бәлаләрдән саклауның төп юлы- ата-аналарның, педаголарның балалар һәм үсмерләр арасында үз вакытында тиешле тәрбия һәм аңлату эше алып баруында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз