news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзбәкстандагы Татар мәдәни үзәге 35 еллыгын билгеләп үткән

Үзбәкстандагы Татар мәдәни үзәге 35 еллыгын билгеләп үткән
Фото: Таһирә Нигмәтуллина

5 октябрьдә Милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре комитетында Татар мәдәни үзәгенең 35 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. Тантана мәдәни үзәкләр павильоннары сәхнәсендә үтте. Бәйрәмгә бик күп кунаклар җыелды, дип хәбәр итә Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең телеграм-каналы.

Чара кысаларында бәйрәм концерты оештырылган. Анда Татарстан Республикасының халык һәм атказанган артистлары, мәдәният эшлеклеләре, Татарстаннан һәм Алмалык шәһәреннән кунаклар, республика һәм халыкара конкурслар лауреатлары, шулай ук мәдәният үзәкләренең талантлы үзешчән коллективлары катнашкан.

Фото: © Таһирә Нигмәтуллина

Тантанада котлау сүзләре белән Милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре комитеты, Бәйсез дәүләтләр, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль агентлыгының (Россотрудничество) Үзбәкстандагы вәкиллеге җитәкчеләре, Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы илчелеге атташесы, шулай ук мәдәни үзәкләр рәисләре чыгыш ясаган.

Милли павильоннарны бәйрәмчә бизәгәннәр, ә кунакларны татар традициясе буенча хуш исле чәкчәк белән каршы алганнар. Шулай ук чара кысаларында декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе оештырылган.

Тантана югары дәрәҗәдә, дуслык, үзара хөрмәт һәм аңлашу атмосферасында узган. 35 ел – ул Татар мәдәни үзәгенең милләтара диалогны үстерүгә, мәдәни мирасны саклауга һәм халыклар дуслыгын ныгытуга керткән өлешен ассызыклаучы мөһим чик, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot