news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк банк 100 сумлык банкнотаның яңартылган дизайнын тәкъдим итте

Мәскәүдә 100 сумлыкның яңартылган банкнотасы тәкъдим ителде, ул 200 сум һәм 2000 сум банкноталары стилендә тулысынча яңа дизайн белән ясалган. Бүгенге көннән әйләнешкә керә торган яңа купюраны Россия Банкы рәисе урынбасары Сергей Белов тәкъдим итте.

Ул билгеләп үткәнчә, әйләнештә иң күп йөри торган 100 сум номиналлы банкнотаны саклау буенча 18 ел чаралар үткәрелмәгән - соңгы тапкыр аңа үзгәрешләр 2004 елда кертелгән. 

"Банкноталарны саклау комплексын яхшырту һәм дизайннын заманчарак итү өчен яңартырга кирәк", - дип аңлатты Белов.

Яңа банкнота - 2017 елда тәкъдим ителгән 200 сум һәм 2000 сум сериясенең дәвамы булачак, диде Белов. Яңа "йөзлек"нең төсләр гаммасы элеккечә - кызыл-көрән төстә калган. Сюжет үзәгендә - Кремльнең Спас манарасындагы курантлар фрагменты, икенче ягында - Совет солдатына Ржевск мемориалы.

Өстәмә саклау өчен купюралар лак белән капланган. Моннан тыш, аларда Үзәк банк сайтына алып баручы QR-код урнаштырылган.

Сергей Белов искәрткәнчә, шулай ук яңа банкноталар кертелү иске үрнәктәге 100 сумлыкның гамәлдә булу вакытын чикләмәячәк. Яңа купюралар тузган искеләрен алыштырачак. 

«Банкоматлар һәм башка җиһазлар җайлаштырылганнан соң,яңа банкноталар әйләнештә күпләр барлыкка киләчәк», - диде Сергей Белов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100