news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урыссуда хәзер Брест ныгытмасының туфрагы салынган капсула саклана

Урыссуда хәзер Брест ныгытмасының туфрагы салынган капсула саклана

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, Ютазы районы Урыссу бистәсендә Чик сакчылары монументы янында Брест ныгытмасыннан алып кайтылган изге туфраклы капсула салу тантанасы узды.

Тантанада район җитәкчелеге, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, депутатлар, чик сакчылары, мәктәп укучылары һәм бистәдә яшәүчеләр катнашты. Әлеге туфракны район чик сакчылары дәһшәтле сугышның беренче көннәреннән үк каты һөҗүмгә дучар булган, каһарман чик сакчылары көрәшкән Брест крепостеның 9нчы заставасыннан алып кайткан. Бу турыда «Ютазы таңы» хәбәр итә.

Капсула салу Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллинга, район чик сакчылары иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Ежовка һәм отставкадагы полковник Фәрит Садыйковка тапшырылды.

Капсула салынганнан соң, барлык катнашучылар да мемориалга чәчәкләр куйды һәм Фәрит Садыйков Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар истәлегенә «Офицерлар» җырын башкарды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100