news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районының авыл җирлегендә өлкәннәр көне уңаеннан бүләкләр таратылды

Минзәлә районының Урыс авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар бәйрәм хөрмәтенә азык-төлек җыелмалары алды.

Бүләкләр җирлек территориясендә эшчәнлек алып баручы Илгиз Заһиев («Загиев» КФХ) һәм Язкәр Биҗанов («Илнур» КФХ) тарафыннан әзерләнде. Барлыгы 173 азык-төлек җыелмасы таратылды. Иң беренче чиратта үзләре турында онытмауларын белү мөһим булган өлкәннәр ел саен аларны бәйрәм белән котлаган эшмәкәрләргә рәхмәтле калды. Бу турыда «Минзәлә» сайтында хәбәр ителә.

Шулай ук Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова хәбәр иткәнчә, Тулбай авылы клубында өлкәннәр өчен бәйрәм үткәрелде. Алар өчен табын әзерләнде, өлкәннәр бик канәгать калды. Җирлекнең калган торак пунктларында - Гөлек һәм Урыс авылларында Өлкәннәр декадасы кысаларында бәйрәм чаралары үткәрү киләсе атнада планлаштырылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100