news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ураза гаете күркәм үтте

Ураза гаете күркәм үтте

(Екатеринбург, 3 ноябрь, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Свердловски өлкәсе мөселманнары Ураза гаете бәйрәмен бик күркәм итеп билгеләп үттеләр. Иртә таңнан мәчетләргә гает намазына бик күп халык җыелды. Мәчет эченә сыя алмаганнар бәйрәм вәгазен тавыш көчәйткечләр аркылы урамда басып тыңладылар. Халыкны сыйдыра алмаган мәчетләрдә гает намазы ике мәртәбә укылды.

Екатеринбург шәһәренең татарлар бик күпләп яши торган Уралмаш эшчеләр бистәсендә урнашкан Рахман мәчете иске мәктәп бинасында эшләп килә. 90нчы еллар башыннан ук мөселманнар ташландык бинаны үз көчләре белән рәткә китергәннәр иде. Бүген мәчет танымаслык булып үзгәргән, төзекләндерелгән. Халык, бигрәк тә яшьләр, бик яратып йөри икән бирегә. Бу эшне электән үк башлап йөрүчеләрнең берсе Әмирҗан ага әйтүенчә, элек мәчеткә 3-5 кеше йөрсә, хәзер бирегә йөрүчеләрнең саны 300гә җитә. Җомга намазларына мәчеткә сыймаган очраклар да булгалый, ди ул. Ә менә ураза кебек олы бәйрәмнәрдә намазны икешәр-өчәр тапкыр укыйлар икән. Әмирҗан ага бирегә йөрүче яшьләр арасында мөселман дине алган бик күп рус егетләре барлыгын әйтеп узды.

Рахман мәчетенә йөрүчеләр арасында, чынлап та, яшь кенә рус егетләре бик күп. Алар арасында югары белемле табиблар, инженерлар һәм башка белем ияләре бар. Үзләрен бик акыллы, тәртипле тоталар, ислам диненең бөтен кагыйдәләрен үтиләр. Шунысы кызыклы, биредәге мөселман оешмасы рәисе дә рус милләтеннән, үзен Әмир дип таныштырды. Әмир әфәнде җитәкли башлаганнан бирле, мондагы хуҗалык эшләре күзгә күренеп алга киткән.

Мәчетнең элеккеге имамы Руслан хәзрәт Мисырда, Каһирәдә белем ала. Яңа имам итеп Гарәбстаннан укып кайткан Әмир Мозаффаровны сайлаганнар. Бирегә йөрүче халык Әмир хәзрәтнең гыйлемлелегенә исе китеп сөйли. Шимбә-якшәмбе көннәрдә оештырыла торган ислам дине дәресләренә дә кеше бик күп йөри икән. Шулай итеп халыкны, бигрәк тә яшьләрне кызыксындыра алган Әмир хәзрәт.

Ураза бәйрәме уңае белән, мәчеткә килүче олы яшьтәге әби-бабайларга зур гына бүләкләр – күчтәнәчләр өләштеләр. Күчтәнәч тутырылган зур пакетларда он, ярма, шикәр, җимешләр кебек азык-төлек салынган иде. Алар мәчеткә фитыр сәдакасы дип китерелгән акчаларга алынган булып чыкты

Ураза бәйрәменә җыелган мөселманнар, бик күңелләре булып, бер-берсенә тазалык-саулык, ил-көнгә тынычлык теләп таралыштылар.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100