Ураза бәйрәмендә матур концертлар булып узачак
Ураза бәйрәмендә матур концертлар булып узачак
(Екатеринбург, 3 ноябрь, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Ураза бәйрәменең беренче көне вәгазьләр, намазлар белән мәчетләрдә тантаналы рәвештә ухдырылса, икенче һәм өченче көннәрендә зур гына мәдәни программалар да әзерләнгән. Свердловски өлкәсенең күп кенә авылларында үзешчән сәнгать көчләре белән концертлар әзерләнә. Екатеринбург шәһәренең үзендә 5нче һәм 6нчы ноябрь көннәрендә Казан артистлары тарафыннан ике төрле концерт куелачак.