news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Урам» экстрим-паркында беренче балалар урам мәдәнияте фестивале узачак

14 августта Казанның «Урам» экстрим-паркында Extreme child беренче балалар урам мәдәнияте фестивале узачак. Бу көнне экстремаль спорт төрләре буенча мастер-класслар һәм ярышлар, бокс һәм джиу-джитс буенча ачык тренировкалар, стритбол буенча турнир, бию батллары һәм диджеинг буенча мастер-класслар узачак. Барлык чараларда 6-16 яшьлек балалар катнаша ала.

Эйр-паркта ВМХ (велосипед төре) һәм Татарстанның топ райдерларыннан самокатларда трюклар буенча мастер-класслар узачак. Мастер-класста катнашучылар арасында ТР самокат спорты федерациясе трюк самокаты уйнатачак. Мастер-класслардан соң катнашучыларны ВМХ буенча ике яшь категориясендә ярышлар (6-11 яшь, 12-16 яшь) һәм самокат буенча контестлар көтә. ВМХ-райдерлар өчен шулай ук велосипедта иң югары сикерүгә ярыш һәм памп-тректа тиз йөрешле узышлар узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бетон скейт-паркта яшь скейтерлар ике яшь категориясендә көч сынашачак. Паркур-мәйданда Parkour skills һәм Parkour freestyle дисциплиналары буенча ярышлар узачак. Стритбол кырларында 3х3 баскетбол буенча балалар турниры оештырылачак. Көч таләп итә ярышларны яратучылар өчен ачык тренировкалар узачак: балалар өчен (5 яшьтән) бокс һәм Бразилия джиу-джитсы.

Үзәк сәхнәдә Казан мәктәпләре вәкилләре арасында брейкинг буенча батлларны күрергә мөмкин булачак, ә диджей мәктәбе диджеинг буенча мастер-класс үткәрәчәк.

Барлык мастер-классларда, ачык тренировкаларда һәм ярышларда катнашу бушлай, теркәлү урында уздырыла. Барлык номинацияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар фестивальне оештыручылардан һәм партнерлардан призлар белән бүләкләнәчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык теләүчеләр өчен ачык һавада уен зонасы эшләячәк. Фестиваль 13:00 сәгатьтә башлана.

Проект «Росмолодежь» яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы, «Татнефть» хәйрия фонды һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100