news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урал рогының Русия музыка мәдәниятенә булган йогынтысы

80 елларда Свердловск рок клубы совет рок-музыкасында аерым урын алып торды

(Екатеринбург, 19 апрель, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Бүген үтәчәк “Урал рогы мәдәни билге һәм милли бренд буларак” дип аталган түгәрәк өстәл артында Екатеринбургның танылган рок-музыкантлары һәм продюсерлары очрашачак. Алар Урал рогының Русия музыка мәдәниятенә булган йогынтысы турында фикер алышырга җыена. Чараны оештыручылар әйтүенә караганда, утырыш Свердлау рок-клубының 25 еллыгы белән бәйле үтәчәк. Сөйләшүдә «Чайф» төркеме лидеры Владимир Шахрин, «Смысловые галлюцинации» төркеме солисты Сергей Бобунец, «Настя» төркеме экс директоры Игорь Багаев һәм рок өлкәсендә танылу алган башка музыкантларның катнашуы да көтелә.
80 елларда Свердловск рок клубы совет рок-музыкасында билгеле урын алып торды. «Наутилус Помпилиус», «Чайф», «Агата Кристи», «Настя», «Смысловые галлюцинации» ансамбльләре дә шул вакытта танылу алды һәм Урал рокерлары, Мәскәү, Ленинградтагы фикердәшләре белән берлектә, рәсми эстрада каршылыгын җиңеп, альтернатив музыканы зур сәхнәгә алып чыкты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100