news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Урал фермерлары техниканы ярты хакына ала

Илья Бондарев: “Авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуда тудырылган мондый ташламалар тарихта беренче тапкыр күзәтелә”

(Екатеринбург, 16 июнь, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Агымдагы елның 15 июнендә Арамильдә (Свердлау өлкәсе) Урал аграрийларына тантаналы шартларда авыл хуҗалыгы техникасын тапшырдылар. Фермерлар зур сандагы авыл хуҗалыгы техникасын ни бары ярты хакына сатып алды.

“Свердлау өлкәсе Росагролизинг системасы аша авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу буенча федераль программага кертелде. Өлкә фермерлары барлыгы 32 берәмлек техника алды: 8 экскаватор, 9 трактор, 6 комбайн һәм 2 КАМАЗ автомобиле. Исемлектә иң кыйммәтлесе 3 миллион 400 мең сум торган комбайн. Аны фермер 1миллион 700 мең сумга гына сатып ала”, -дип сөйләде хөкүмәт рәисе урынбасары – Свердлау өлкәсенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Илья Бондарев.

Аның әйтүенә караганда, авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуда тудырылган мондый ташламалар тарихта беренче тапкыр күзәтелә. Авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә бюджет техника хакының 20 процентына гына субсидия биреп килгән, шул ук вакытта субсидиягә бирелгән техника исемлегендә экскаваторлар һәм автломобильләр кертелмәгән, бары тик комбайннар һәм тракторлар гына. Моннан тыш теләгән һәр фермерның махсус машина сатып алу мөмкинчелеге булмаган. Бүген Россельхозбанк та кече авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә уңай шартлар тудыру өстендә эш алып бара.

“Быел авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр язгы чәчү һәм көзге уңыш җыю кампаниясен уңышлы башкарып чыксын өчен яхшы эш шартлары тудырылды. Гомум шартларда Россельмашта җитештерелгән комбайннар сатып алган фермерлар, мәсәлән, 2 мең тонна дизель ягулыгына сертификат алачак”, - дип аңлатты Илья Бондарев.


 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100