news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"УНИКС" яңадан "Динамо" белән уйнаячак

"УНИКС" яңадан "Динамо" белән уйнаячак

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Александр Абрамов). Казанның "УНИКС" баскетболчылары Мәскәүдә Россия Кубогының ярымфиналында динамолыларны җиңүдән соң, 27-28 апрельдә милли чемпионатның чирек финалына әзерләнү максатыннан "Динамо" белән ике очрашу үткәрәчәк. Дөрес, спаринг-партнерлар буларак Мәскәү баскетболчылары түгел, ә Мәскәү янының "Динамо" командасы чыгыш ясаячак.

Бу уеннар "Баскет-холл"да үтәчәк. Беренче очрашу 18.00 сәгатьтә була, ә икенчесе - 14.00. Уеннарны карау бушлай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100