news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«УНИКС» Екатеринбургта жиңү яулады

«УНИКС» Екатеринбургта жиңү яулады

(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Кичә Казанның “УНИКС” командасы баскетбол буенча Россия даими чемпионатының А Суперлигасында чираттагы җиңүгә иреште. Очрашуның исәбе Станислав Еремин уенчылары файдасына 94:86 булып тәмамланды.

Матчның беренче яртысы тигез көрәштә үтте. Моннан тыш, командалар зур тәнәфескә хуҗалар файдасына 46:43 исәбе белән китте. Өченче чирек тигез исәп – 66:66 – белән тәмамланды. Соңгы ун минутны кунаклар активрак үткәрде һәм бу уенның нәтиҗәсенә йогынты ясады. Матчта иң нәтиҗәле уенчы Сергей Топоров булды, аның исәбендә – 24 очко.

Казан клубы турнир таблицасында элеккегечә өченче урында тора. Даими чемпионат төгәлләнгәнче “УНИКС”ка ике уен үткәрәсе калды. 2 апрельдә казанлылар үз мәйданнарында Санкт-Петербургның “Спартак”, ә 10 апрельдә Пермьдә “Урал-Грейт” белән очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100