Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уникаль Коръән, тирмә һәм төрек каһвәсе: Миңнеханов KazanSummit күргәзмәсе белән танышты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда ачылган KazanSummit-2022 халыкара икътисади форумы мәйданчыгындагы күргәзмә экспозициясен карады. Күргәзмә Kazan Expo комплексының бер почмагында урнашкан. Быел экспозициядә хәләл азык-төлек, күпләп-ваклап сәүдә итү, машина төзелеше, сәнәгать компанияләре, шулай ук «хәләл» билгесе белән мода һәм матурлык индустриясе тәкъдим ителгән.
Республика Президенты чит ил кунаклары белән иң беренчеләрдән булып ТР мөселманнары Диния нәзарәте стенды белән танышты. Рөстәм Миңнехановка Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүне бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында XIX гасыр үрнәкләре буенча яңадан торгызылган уникаль Коръән китабын күрсәттеләр.
Болгар тирмәсе (ул экспозициянең уртасында ук тора) куелган тарихи мәйданчык зур кунаклар тукталыш ясаган тагын бер урын булды. Аны борынгы технологияләр буенча яңадан торгызганнар.
Стенд вәкилләре әйтүенчә, мондый тирмәнең үзенчәлеге – ишеге булуында, андый тирмәне борынгы болгарлар гына ясаган.
Тирмә янында борынгы Болгар музыка кораллары ансамбле урнашкан. Музыкантлар моннан мең еллар элек Идел буйларында популяр булган мотивларны башкарды.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов күргәзмәнең түренә узды, ул биредә төрек стенды янында туктады. Монда республика Президентын кайнар һәм куе төрек каһвәсе белән сыйладылар.
Күргәзмә белән танышканнан соң, Рөстәм Миңнеханов форумның төп эшлекле вакыйгасын – пленар утырышны ачарга китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз