news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ун көндә Татарстанда кешеләргә шәхси бәла-каза китергән 151 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Шул исәптән Казанда 54 юл-транспорт һәлакәте булган, 1 кешенең гомере өзелгән, 14 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән, имгәнгән

  (Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). 9-10 декабрьдә Татарстанда транспорт чарасы белән исерткеч эчкән килеш идарә итү белән бәйле юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның  62 очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе.

Шул арада республикада каршы як полосага чыгуның 84 очрагы, балаларны махсус утыргычка утыртмаган килеш йөртүнең 55 факты, куркынычсызлык каешын эләктермәүнең 860 очрагы теркәлгән.

Ун көндә Татарстанда кешеләргә бәла-каза салган 151 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 19 кеше үлгән һәм 174 кеше җәрәхәтләнгән. Шул исәптән Казанда 54 юл-транспорт һәлакәте булган, 1 кешенең гомере өзелгән, 14 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100