news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Унөченче Булат Сөләйманов укулары

Шушы көннәрдә Төмән шәһәрендә Себер шагыйре Булат Сөләйманов укулары кысаларында Унөченче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып үтте

(Төмән, 28 май, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Беренче Булат Сөләйманов укулары 1998 нче елның 28 нче май көнендә, шагыйрьнең үлеменнән соң 7 ел үткәч, тууына 60 елга багышланып үткәрелгән иде, шуннан бирле ул ел саен үткәрелә, ә берничә ел элек Бөтенроссия статусына ия булды.
Быелгы Булат Сөләйманов укулары кысаларындагы фәнни-гамәли конференция “Көнбатыш Себернең төрки урта гасыры бүгенге фәнни эзләнүләрдә” дип аталды, ул Төмән дәүләт университетының Гуманитар эзләнүләр институты тарафыннан Тубыл социаль-педагогика академиясе, өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте, өлкә татарлары Конгрессы һәм Төбәк мәгарифен үстерү институты катнашы белән әзерләнеп үткәрелде. Пленар утырышта Булат Сөләйманов укуларының беренчесеннән башлап һәркайсында катнашып килгән галим – тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, этнология -мониторинг үзәге җитәкчесе Дамир Исхаковның чыгышы белән башланды. Ул Б.Сөләйманов укулары себер тарихын өйрәнүгә яңа этәргеч көч бирде, Тарих институты бүгенге көндә “Татар тарихы”ның 4 нче томын әзерли, анда Себер ханлыгы турында зур очерк урнаштырылачак, авторлар арасында Себер тарихчылары, лингвистлары, археологлары да бар, дип хәбәр итте. Аның тагын бер хәбәре яңалык булып яңгырады. 17 нче гасыр риваятендә Түре (Тура) елгасы буенда бер болгар князенең үз кешеләре белән килеп шәһәр коруы турында әйтелә, әлеге риваятьнең реаль чынбарлыгы да абайлана, бу исә безнең борынгы уртак тамырлар булуына дәлил булып тора, дип сөйләде Дамир әфәнде.
Пленар утырышта тарих фәннәре кандидаты, Тубыл Тыюлык музееның фәнни хезмәткәре Зәйтүнә Тычинскихның, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Төмән казыятлыгы җитәкчесе Фатыйх хәзрәт Гарифулинның һәм башкаларның чыгышлары тәкъдим ителде. Конференциядә сүз Көнбатыш Себер төркиләренең тарихы, мәдәнияте, Ислам диненең бу төбәк халыклары арасында рухи-әхлакый яктан формалашуындагы роле, себер татарларының аерым этнос буларак үзбилгеләнү мәсьәләләре турында барды.
Пленар утрыштан соң Дамир Исхаков белән Гуманитар эзләнүләр институты профессоры, тарих фәннәре докторы Александр Ярков җитәкчелегендә тарих, Тубыл социаль педагогика академиясенең профессоры, филология фәннәре докторы Флера Сәйфуллина белән Төбәк мәгарифен үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты Сания Насыйбуллина җитәкчелегендә тел, әдәбият һәм мәдәният секцияләре эшләде. Һәр секциядә 12 шәр доклад укылды.
Фәнни-гамәли конференция тәмамланганнан соң, конференция кунаклары үзгәртеп корылганнан соң заманча техника белән җиһазландырылган, Борис Ельцин исемендәге Президент китапханәсе статусын алган өлкә фәнни китапханәдә булдылар, гуманитар бүлек хезмәткәре Гөлнур Әхмәтова оештырган, җирле авторлар китапларыннан, Булат Сөләймановка багышланган китаплар һәм язмалардан торган кызыклы күргәзмә белән таныштылар.
Соңгы дистә ел эчендә төбәгебездә милли үсеш хәрәкәтендә барлыкка килгән аянычлы үзгәрешләрнең берсен тагын бер мәртәбә искә төшерде өлкә фәнни китапханә. 1996 нчы елда анда 5 хезмәткәре булган татар бүлеге ачылган иде. Ул берникадәр вакыттан соң төрки әдәбиятлар бүлеге исемен алса да, якташларыбыз арасында татар китабын пропагандалау, татар әдәбиятына бәйле мәдәни чаралар оештырып үткәрү юнәлешендә бәяләп бетергесез зур эш башкарды, Төмән татарларын берләштерүче мәдәни учак булып торды, беренче Булат Сөләйманов укулары да шушы бүлек нигезендә әзерләнелеп үткәрелә, шунлыктан аның милли рухы да көчле иде. Бүген ул бүлек юк, ябылды, шул ук вакытта өлкә үзәгендә бер генә дә татар китапханәсе юк. Әмма конференциядә катнашучыларның күңелләрендә милли бүлекне югалту хисе түгел, мәһабәт Президент китапханәсенә соклану хисе тантана итте.
Шул ук көнне өлкә Милли мәдәниятлар йортының “Төзүче” мәдәният сараенда Татар яшьләре берлеге һәм “Яшь буын” оешмасы әгъзалары белән очрашу да кызыклы булды конференция кунаклары өчен.
Икенче көнне Төмән районының Манҗел авылы Мәдәният сараенда оештырылган “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар конференциядә катнашучылардан да күбрәк булды. Бу чара башлыча октябрь аенда уздырылачак җанисәп алуга багышланган иде.
Статистика идарәсе хезмәткәрләре халык исәбен алуга бәйле яңалыклар белән таныштырдылар. 2002 нче елда үткәрелгән халык санын алу вакытында күп кенә себер татарларының “татарлар” графасына кертелүенә бәйле ризасызлык белдерүчеләр булды. Аларны тынычландырырлык аңлатма бирделәр белгечләр. Октябрь аенда үткәреләчәк җан исәбен алу документларында татар 140 этник төркемгә бүленеп бирелгән, һәркем үзе теләгән графада теркәп куячак үз милләтен.
Үзбилгеләнү мәсьәләсенә кагылышлы сөйләшүдә актив катнаштылар якташларыбыз. Бүгенге көн өчен иң актуаль булган бер мәсьәләгә - туган телне, милли мәгарифне саклауга бәйле сүз күтәрүчеләрнең фикерләрен дәррәү күтәреп алмады үзбилгеләнү идеясе белән мавыккан “түгәрәк өстәл.” Атнасына туган тел белән әдәбиятка берәр сәгать бирелгән хәлдә дә мәктәпләрдә туган телне өйрәнүче татар балаларының саны 27 проценттан артмавына, кыскартылып ябылган мәктәпләрнең балалары рус мәктәпләренә күчерелеп туган телне өйрәнүдән мәхрүм булуларына карата, ата-аналар арасындагы кебек, “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларда да битарафлык хөкем сөрде. Казан галиме Дамир әфәнде Исхаков тиккә генә: “ Эшләр алга таба да мондый рухта барса, туган тел укытыла торган калган мәктәпләрегезне дә югалтуыгыз мөмкин”, - димәгәндер.
Бүген генә туган вәзгыять түгел бу, алдагы елларда үткәрелгән Булат Сөләйманов укуларында да гомумтатар әдәби телне себер-татар теле белән беррәттән саклап үстерүгә, себер татарларының Идел-Урал татарлары белән уртаклыгын ачыклауга игътибар юк дәрәҗәсендә иде, тик Казан шуңа һәм әдәби телдән читләшүнең Себер татарлары арасында руслашу процессын тизләштерүгә китерүенә әһәмият бирми килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot