news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскиның Иске Кулаткы районы турында: Җырлы-моңлы, уңган куллы халык яши бу җирдә!

Ульяновскиның Иске Кулаткы районы турында: Җырлы-моңлы, уңган куллы халык яши бу җирдә!
https://emet73.ru/

Ульяновск татарларының «Өмет» газетасында Сабира Абитованың «Җырлы-моңлы, уңган куллы халык яши бу җирдә!» дигән язмасы чыкты.

Өлкәнең көньяк өлешендә урнашкан Иске Кулаткы районы Россия тарихында үзенчәлекле урын алып тора. Ул илебезгә бик күп данлыклы шәхесләр биргән төбәк буларак кына түгел, ә татарлар күмәкләшеп яшәгән (98%), борынгыдан ук милли гореф-гадәтләрне, дини йолаларны үтәп, динне кысрыклаган чорда да ислам дине буенча яшәп, ил тарихында «Түгәрәк уен» Бөтенроссия фольклор фестивале, 2016 елда VII Бөтенроссия авыл Сабан туе белән данланган төбәк буларак танылды.

Бүген районда яңа, заманча тормыш кайный. Дәүләт ярдәме белән яшь фермерлар үз эшләрен башлап җибәрделәр, көчле хуҗалыклар чәчү мәйданнарын арттыру, яңа техника алу, терлекчелекне үстерү белән шөгыльләнә.

Районның күренеше дә соңгы елларда күзгә күренеп үзгәрде. Аны төзекләндерү, юлларны ремонтлау, мәйданнарны, парк-скверларны тәртипкә китерү, яңа истәлекле урыннар ачу һәммәсе бер максатка – туган җиребезне яшәү өчен комфортлы итүгә юнәлдерелгән. Флаглар мәйданы, яуда башларын салган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән булдырылган һәйкәл-обелиск, «Яшьләр паркы», «Гаилә» скверы - районның йөзен чагылдырган объектлар. Соңгы 10 ел эчендә халык күпләп яшәгән, бигрәк тә авылда калырга ниятләгән яшьләре булган авылларда да үзгәрешләр күзәтелә.

«Халык инициативалары» проекты кысаларында һәм шушы авылларның эре фермерлары, эшмәкәрләре, авыл халкының ярдәме белән Вязовый Гай, Иске Мостяк, Яңа Зимница, Иске Атлаш, Яңа Мостяк, Бахтеевка, Усть Кулатка, Иске Зеленай авылларында мәдәният йортлары яңартылды. Иске Кулаткы район мәдәният йортында зур төзекләндерү эшләре башланды.

Иске Кулаткы районында хәзер 6 урта, 1 башлангыч мәктәп, 6 мәктәпкәчә төркем, 2 балалар бакчасы, 3 өстәмә белем бирү үзәге эшли. Соңгы елларда өч авылда яңа модульле ФАПлар төзү эшләре башланды. Мәктәпләребездә «Үсеш нокталары» ачыла. Ике мәктәптә алар тулы куәткә эшли инде.

Районыбызда татар телен саклап калу, гореф-гадәтләрне, милли йола-бәйрәмнәрне югалтмыйча, буыннан-буынга тапшыру буенча даими эш алып барыла. Инде бакчадан ук балаларыбыз ана телендә аралаша, үз бәйрәмнәребезгә багышлап төрле чаралар үткәрелә, һәр бакчада һәм мәктәпләрдә милли музейлар, патриотик почмаклар эшли. Мәктәпләрдә татар теле дәрес буларак һәм факультатив рәвешендә өйрәнелә. Истәлекле даталарга багышлап мәдәни чаралар, йола бәйрәмнәре, Сабантуйлар үткәрәбез. «Гөлчәчәк» балалар бакчасында дистә елдан артык Балалар Сабан туен үткәрү матур традициягә әверелде.

92 ел дәвамында татар телендә «Күмәк көч» район газетасы чыгып килә. Халкыбыз «Татарстан – Яңа гасыр» каналы тапшыруларын карый. Мәдәният учаклары каршында татар үзешчән коллективлары – халык театры, «Гөлшаян» группасы, «Лира» вокаль төркеме, «Йолдызчык» балалар бию коллективы, «Чишмә» фольклор ансамбле эшләп килә.

Район үзәгендә төбәгебезнең үткәне һәм бүгенгесе, танылган шәхесләре турында бай эчтәлекле материал тупланган мирасханә эшли. Х.А.Аблязов исемен йөртүче туган як тарихын өйрәнү музеен районыбыз халкы гына түгел, читтә яшәүче якташларыбыз, кунаклар да үз итеп, һәрвакыт анда кунакта була.

Безнең 26 мәчетебез (5се район үзәгендә урнашкан) бар. Элеккеге район Башлыгы, меценат Э.Ә.Ганеев инициативасы белән Кулаткы укуларын (хәзер Ганеев исеменә багышлап «Ганеев укулары» дип атала) һәм «Хансөяров укулары»н үткәрү күркәм традициягә әйләнде.

Соңгысы 19 нчы гасырның данлыклы дин белгече шәех Хәбибулла Хансөяров исеме белән бәйле. Ишан бабакай Яңа Зимница авылында туып, Чистай мәдрәсәсендә белем алган һәм туган ягына кайтып, авыл мәдәрәсе ачып, анда үсеп килүче буынга гыйлем биргән олы шәхес. Ислам дине тарихында тирән эз калдырган Хәбибулла Хансөяровның изгеләргә тиңләштерелгәнлеген белеп, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм якын чит илләрдә яшәүче бик күп мөселман кардәшләребез каберенә килеп догалар кыла, нәзерләрен үти, теләкләр тели.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100