news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскиның Чардаклы бистәсендә быел узачак милли, дини чаралар турында сөйләшкәннәр

Ульяновскиның Чардаклы бистәсендә быел узачак милли, дини чаралар турында сөйләшкәннәр
Фото: «Өмет» газетасы телеграм-каналы

Ульяновскиның Чардаклы бистәсендә район администрация башлыгының беренче урынбасары Родионова татар-мөселман эшмәкәрләре белән очрашкан. Бу хакта «Өмет» газетасы телеграм-каналы хәбәр итә.

Очрашуга районның мәдәният, спорт вәкилләре дә катнаша. Очрашу барышында агымдагы ел барышында район күләмендә узачак милли һәм дини чаралар - район ифтары, Карипов истәлегенә турнир, «Күлләр төбәге - татар халык риваятьләрендә» фестивале һ.б. турында фикер алышалар.

Әлеге чаралар халкыбызның гореф гадәтләрен, йолаларын, милли спортны, динебезне саклап калу һәм үстерүгә юнәлтелгән, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot