news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида татар төбәкләрен өйрәнүчеләрнең Идел буе төбәкара бишенче форумы уза

Бүген Ульяновск шәһәрендә, Ульяновск өлкәсе татар мәдәнияте үзәге базасында чираттагы V Идел буе төбәкара татар туган якны өйрәнүчеләр форумы уза.

Форум Ульяновск өлкәсе губернаторы каршындагы Милләтләр советы, Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты ярдәме белән оештырыла. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Форум эшендә 110 делегат –  Ульяновск өлкәсе районнарыннан һәм шәһәрләреннән, Татарстан Республикасы, Чувашия Республикасы, Мордовия Республикасы, Кемерово һәм Самара өлкәләреннән килгән галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре катнаша. Татарстан делегациясенең җитәкчесе – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, профессор Альберт Борһанов.

Ульяновск өлкәсенең Татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте (Клуб) 2016 елда Ульяновск татар-милли мәдәни автономиясе базасында оештырыла. Аның эшен рәис Рифгать Әхмәдуллов (1941 елда туган), хезмәт ветераны туган якны өйрәнүче-тикшеренүче, Ульяновск өлкәсенең Мактаулы гражданины җитәкли. Ел саен чиктәш төбәкләрдәге коллегалары катнашында татар туган якны өйрәнүчеләрнең өлкә конференциясе үткәрелә.

Туган якны өйрәнү структуралары активистлары һәм өлкә галимнәре төбәк татарлары тарихы һәм 23 татар авылы тарихы буенча 40тан артык китап чыгарды. Хәзерге вакытта 5 татар авылы тарихы буенча китап нәшер итүгә әзерләнгән, 9 авыл тарихы буенча китапка материаллар җыю эше бара.

Китаплар иганәчеләр, Татарстан Республикасы грантлары, Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте һәм авторларның шәхси акчасына нәшер ителә.

2022 елда тулаем автономия, туган якны өйрәнүчеләр якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерү, татар авыллары тарихын торгызу эшен актив дәвам итте. Узган ел Габдулла Шамуковның 110 елллыгына багышланган чаралар үткәрү елы булды. Грант кысаларында спектакльләр үткәрелде, китап басылды, мемориаль такта эленде. Күрше төбәкләрнең туган якны өйрәнүчеләре белән хезмәттәшлек җайга салынган, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100