news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Татар автономиясенең Иске Майнадагы җитәкчесе алмашынды

Ульяновскида Татар автономиясенең Иске Майнадагы җитәкчесе алмашынды
https://emet73.ru/

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында хәбәр ителгәнчә, Иске Майна район хакимияте башлыгы Василий Половинкин татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу үткәрде.

Анда Иске Кызылсу һәм Ертуган авылларында яшәүче милләттәшләребез катнашты.

Район җитәкчесе Василий Половинкин соңгы вакытта Иске Кызылсу авылында төзекләндерү эшләре алып барылуына соклануын белдерде. Авыл халкы күмәкләшеп Ханифә карчык кизләвен яңарткан, почта бүлекчәсен ремонтлаган, фронтовик-шагыйрь Сәхаб Урайский истәлегегенә мемориаль такта куйган.

Хәзер инде элеккеге мәктәп бинасында Геронтология үзәгенең филиалын ачу мәсьәләсен көн тәртибенә куябыз, бу яңа эш урыннары булдыру, авылны саклап калу мөмкинлеге тудырачак, диде район башлыгы.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин милләттәшләребезне мохтарият эшчәнлеге белән таныштырып үтте һәм 17-18 июньдә узачак федераль Сабантуй бәйрәменә чакырды.

Татар автономиясенең Иске Майна район советы утырышында оештыру мәсьәләсе каралды. Советның яңа рәисе итеп Урайкино авыл җирлегенең хакимият башлыгы Әсхать Галяутдинов сайланды, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100