news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Чүпрәле егете Илмас Нуретдинов истәлегенә мемориаль такта куелды

Чечня Республикасындагы хәрби хәрәкәтләр вакытынды батырларча һәлак булган милиция старшинасы, Чүпрәледән Илмас Нуретдиновны искә алдылар. Митинг Ульяновск шәһәренең Тимер юл районында ул яшәгән йортта узды. Чара кысаларында «Бу йортта Чечня кампаниясе ветераны Илмас Адельша улы Нуретдинов (1968-2000) яшәде» дигән язулы мемориал такта урнаштырылды.

Искәртик, агымдагы елның июль аеннан Чүпрәле районы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый оешмасы Әфганстанда һәм Чечнядагы сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган хәрбиләрнең йортларында мемориаль такта куюны оештырды. Шуларның берсе – Илмас Нуретдинов. Ул Татар Шатрашаны авылыннан. Биредә аның әти-әнисе туган, аннан алар Ульяновск өлкәсенә күченеп китеп, шунда яши башлыйлар. Нуретдиновлар гаиләсендә биш ир-бала үсә. Бүгенге көндә аларның өчесе исән, Илмас – гаиләдә төпчек бала була. Бу турыда «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Илмас Нуретдинов Ульяновск шәһәренең эчке эшләр идарәсендә эшләгән. 1999 елның 15 декабрендә ул Чечен Республикасының Шалин районы эчке эшләр бүлегенең милиционер-шоферы итеп билгеләнә. 2000 елның 7 гыйнварында Чечня Республикасының Шалин районы Герменчук торак пунктының торба заводында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны тоткынлыкка алалар. 

Милиция старшинасы Илмас Нуретдинов батырлык күрсәтеп һәм хезмәт бурычына тугры калып, сугышчыларны эвакуацияләүдә актив катнаша, ләкин үзе һәлак була. РФ Президенты Указы белән ул Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Илмас Нуртдиновны искә алырга Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Ульяновск шәһәренең Тимер юл районы башлыгы, шәһәр башлыгы урынбасары Алексей Онищенко, Чүпрәле районыннан сугыш хәрәкәтләре, чик сакчылары хәрби- ветераннар, яшь армиячеләр, Илмас Нуртдиновның гаиләсе һәм якыннары җыелды.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100