news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида Акчуриннарга багышланган чаралар үтте

Ульяновскида Акчуриннарга багышланган чаралар үтте
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Ульяновск шәһәренең 17нче милли китапханәсендә атна дәвамында XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башында Сембер төбәгендә яшәгән танылган сәүдәгәрләр, фабрикантлар, хәйриячеләр – Акчуриннар тормышын, аларның күпкырлы эшчәнлеген өйрәнү буенча «Без бергә» дип аталган чаралар үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген милләттәшләребез Акчуриннар нәселенең танылган кешеләре турында фикер алышты.

Конференциядә онлайн режимда Россия халыклары ассамблеясенең Ульяновск бүлеге вәкилләре, Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре дә чыгыш ясады.

Өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин Сембер җирендә Акчуриннар мирасын өйрәнүгә багышланган чаралар хакында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot