news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновски өлкәсендә Рамазан ае халкыбызның иманы ныгый баруын раслады

Ульяновски өлкәсендә Рамазан ае халкыбызның иманы ныгый баруын раслады

(Ульяновски, 3 ноябрь, “Татар-Информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски өлкәсендә Рамазан ае халкыбызның иманы ныгый баруын раслады. Ульяновски өлкәсенең Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Фатыйх хәзрәт Алиуллов фикеренчә бу. Намаз укучылар, ураза тотучылар, тәравих намазына йөрүчеләр саны үсүе шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә, диде ул. Мөфти хәзрәтне быелгы Рамазан аеның тагын бер үзенчәлеге куандырган: бу ай эчендә бер генә дә никах та укылмаган һәм өлкә мөселманнары арасында туйлар да оештырылмаган. Бу яктан узган елгы аңлату эшләре уңай нәтиҗә биргәндер, күрәсең. Ә менә инде ураза тотулар тәмамлангач, Фатыйх хәзрәтне дистәдән артык никахлар көтә икән.

Авыллардан алынган мәгълүматларга караганда, аермалар күзгә ташланырлак. Гомумән алганда, өлкә үзәгендәге уңай алгарышлар авылларга да хас икән. Мәсәлән, Карсун районы Ногай иле, Иске Майна районы Иске Кызылсу авыллары имамнары да бик канәгать. Соңгысында зират тазарту буенча өмәләр Рамазан аен аеруча бизәгәннәр. Ә менә Николаев районы Олы Чиркле авылыннан килеп җиткән мәгълүматларга карасаң, ураза тотмаучы бер генә кеше дә күзгә чалынмаган. Хәтта кечкенә яшьтәге балалар да мөмкин кадәр ураза тотарга тырышкан.

Тик кызганыч, кайбер авылларда аракы белән мавыгу очраклары да булган. Хәтта саф татар авылларында да. Ә менә Сенгилей районы Красный Гуляй, Ульяновски районы Зеленая Роща, Тереньга районы Скугареевка кебек авылларда, рус, чуаш арасында яшәгән милләттәшләребез арасында эчеп йөрүчеләр күренмәде, дигән мәгълүматлар килеп иреште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100