news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ульяновски өлкәсе милли-мәдәни мохтәрияте район бүлекчәләрен оештыруны дәвам итә

Ульяновски өлкәсе милли-мәдәни мохтәрияте район бүлекчәләрен оештыруны дәвам итә

(Ульяновски, 14 июнь, “Татар-информ”, Айрат Ибраһим). Ульяновски өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтәрияте өлкә үзәге районнарында мохтәриятнең районнар бүлекчәләрен оештыруны дәвам итә. Зөяаръягы районыннан соң, шундый ук чара Ленин районында узды. Җыелыш Зөяаръягы районы сценарие буенча барырга тиеш иде. Ләкин район башлыгы Александр Букин, Өлкә мохтәрияте җитәкчелеге чакырып та, мохтәриятнең район советына сайлануга билгеләнгән шәхесләрдән күпчелеге килмәвенә гаҗәпләнеп, зур ризасызлык белдерде. Ул башта утырышны уздырмаска, башка вакытта җыелырга да тәкъдим итеп карады. Ләкин районның татар теленә дә игътибар бирүче мәктәпләре җитәкчеләре һәм Мәгариф идарәсе вәкилләренең икенче мәртәбә килү кыен булыр, диюе аркасында, өлгергән мәсьәләләрне карау кирәк дип табылды. Тик сүз, Мәскәүнең аңлашылмаслык сәясәте аркасында, милли телләрне укыту җирле бюджет хисабына гына мөмкин дигәнне кабатлауга кайтып калды. Ә бу турыда җирле канун әзерләү турындагы вәгъдә ишетелгән иде инде. Һәм һәр мәктәп, әгәр дә татар-чуаш-мукшы телләрен дә укыту һәм милли мәдәният буенча факультативлар оештыру белән шөгыльләнергә теләсә, ел саен район башлыгына аерым маддә буенча акча сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Шул арада Советка сайлануга билгеләнгән берничә кешенең килеп җитүе аркасында Совет сайланды. Аңа җыелышка килмәгәннәр дә кертелде. Зөяаръягы районыннан аермалы буларак, җыелышта рәис сайлап маташмадылар. Билгеләнгән кешене Совет үзе сайлап куяр, диделәр.

Мондый эшкә алыну өчен җаның-тәнең белән бирелергә кирәк бит, диделәр җыелышта катнашкан “Туган тел” әгъзалары. Шулай ук алар арасында өлкә үзәге районнарының мохтәриятләре кирәклеген аңламаучылар да бар. Бер үк шәһәрдә яшәүче татар зыялыларын бер үк бурычлар берләштерә ала. Шулай ук бер үк гозерләр белән төрле районнар бер үк шәһәр мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә. Барлык яклардан да артка чигенү барганда, мондый формаль оештырулар шаукымы белән мавыгу нигә кирәк соң? – дигән сорау да җавапсыз кала бирә.

Милли хәрәкәт активистлары Өлкә автономиясе җитәкчелегенең мондый оештырулар белән мавыгуын, югалтулар көчәйгән чорда эшчәнлек имитациясе дип бәялиләр.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100