Ульяновск өлкәсенең «Урама» ансамбле «Авылым тавышлары» Төбәкара фестивалендә лауреат исемен яулады. Бүләкләү тантанасы 2 июльдә Мордовия Республикасының Ләмберә районы Аксюн авылында Бөтенроссия авыл Сабан туенда булды. Бу хакта Ульяновск өлкәсе Халык мәдәнияте үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Халык мәдәнияте үзәгенең «Урама» татар фольклор ансамбле «Халык җыры» номинациясендә катнашты. Коллектив жюри хөкеменә «Гражданнар сугышы бәете» эпик әсәрен тәкъдим итте.
«Инде бер гасыр узса да, Гражданнар сугышы проблемалары бүген дә актуаль. Без Карсун районы Татар Гуринкасы авылында язып алынган әсәрне күрсәтә алуыбызга шатбыз. Призер гына түгел, ә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булуыбыз икеләтә куанычлы», - дип искәртте «Урама» татар фольклор ансамбле җитәкчесе Алсу Әлмәтова.
Ансамбль солистлары татар халык җырларын акапеллага һәм халык уен коралларына кушылып башкарды. Күптән түгел коллектив этник барабаннар сатып алган һәм бәйрәмдә дә шулар белән чыгыш ясадылар.
Гала-концертта чыгыш ясаудан тыш, ансамбль Татарстан Республикасы утарында эшләде, бәйрәм кунаклары белән бергә фотосессиядә катнашты, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.