news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районында татар риваятьләренә нигезләнгән чаралар узачак

Ульяновск өлкәсендәге Чардаклы районы китапханәсе татар мәдәниятенә багышланган зур масштаблы фестиваль үткәрү өчен Россия Федерациясе Президентының акчалата грантын откан. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.

«Киләсе 2026 ел дәвамында күлләр төбәге булып саналган Чардаклы районында татар риваятьләренә нигезләнгән күптөрле чаралар уздырырга җыенабыз. Фестиваль кысаларында, борынгы йолаларыбызны халкыбызга кире кайтару максатыннан, татар авылларында Сабантуй бирнәсе җыю да каралган», дип сөйләгән үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Венера Залалетдинова.

news_right_1
news_right_2
news_bot