news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә Советлар Союзы Герое Мәхмүт Аиповка һәйкәл ачылды

Ульяновск өлкәсендә Советлар Союзы Герое Мәхмүт Аиповка һәйкәл ачылды
emet73.ru

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Һәйкәл булып Герой кайтты» дигән язма чыкты.

Иске Кулаткы районы Кирюшкино авылында Советлар Союзы Герое Мәхмүт Илач улы Аиповка һәйкәл ачу тантанасы узды.

Бөек Җиңү көне алдыннан үткән әлеге чарада район башлыгы Лилия Богданова, район хакимияте башлыгы Илдар Магдеев, авыл җәмәгатьчелеге вәкилләре, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары катнашты.

«Кирюшкино авылы чишмә суларын эчеп үсеп, Бөек Ватан сугышы фронтларында батырлык үрнәкләре күрсәткән Мәхмүт Аипов бүген һәйкәл булып үзенең туган якларына кайтты. Геройның бюстын булдыру инициативасы белән чыккан танылган якташыбыз – Россия Кораллы Көчләренең отставкадагы полковнигы Рафат Таһир улы Динюшевка рәхмәтебез әйтеп бетергесез»,- диде Лилия Богданова.

Ә район администрациясе башлыгы Илдар Магдеев һәйкәл ачу проектын тормышка ашыруда актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәхмүт Илач улы Аипов 1920 елның 12 июлендә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Кирюшкино авылында дөньяга килә. 1942 елның маенда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Сталинград, Көньяк-Көнбатыш фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында, Украина, Молдавия белән Польшаны азат итүдә, фашистик Германиянең цитаделендә – Берлин операциясендә катнаша. 1945 елның 22 апрелендә Каульсдорф тирәсендә батырлык үрнәге күрсәтә – ротадан ялгызы гына калып, офицеры белән бергә фашистлар батальонын юк итә, яралануына да карамастан, безнекеләр килеп җиткәнче үзенең постын ташламый, әмма яралардан үлә.

1945 елның 31 маенда, ягъни үлгәннән соң, батырлык үрнәге күрсәткән өчен якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме һәм Ленин ордены бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100