Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновск өлкәсендә Рөстәм Карипов истәлегенә татарча көрәш турниры булды
Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Үрән авылы мәдәният йорты җитәкчесе Наилә Забихуллованың «Көрәшче истәлегенә турнир» дигән язмасы чыкты.
Чардаклы районы Үрән авылында күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән танылган тренер Рөстәм Карипов истәлегенә татарча көрәш буенча турнир узды.
Чардаклы районының физик культура һәм спорт бүлеге, Үрән авылы халкы тырышлыгы белән оештырылган бәйгедә Рөстәм Мәгди улы тәрбияләгән дистәдән артык яшь спортчы катнашты. Хәзер остазының эшен бик күп турнирларда җиңү яулаган Артур Хакимов дәвам итә. Үрән егетләре киләчәктә дә татарча көрәш буенча алдынгылыкны бирмәсләр, ди Артур.
Районыбызның спорт бүлеге җитәкчесе Анна Николаева шундый батыр ул тәрбияләп үстергән өчен билгеле спортчы Рөстәм Кариповның әти-әнисенә рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм яшь көрәшчеләргә дипломнар тапшырды.
Турнир нәтиҗәләре буенча 1-3 нче урын алган көрәшчеләр исемлеге дә билгеле. Менә алар: Илнур Зайдуллов, Алмас Алымханов, Ильяз Хайбуллов, Руслан Земсков, Данила Монахов, Артур Хайруллов, Салтан Седов, Ильяз Габидуллов, Айдар Габидуллов, Айнур Рамазанов, Самир Хайруллин, Илсаф Лукманов, Азат Гафуров, Айрат Замальдинов һәм Рөстәм Фаткуллин. Яшь пәһлеваннарны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә яңа уңышлар насыйп итүен телибез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз