news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә иң зур татар авылы Зур Чирекле халкы хәйриячелек белән шөгыльләнә

Ульяновск өлкәсендә иң зур татар авылы Зур Чирекле халкы хәйриячелек белән шөгыльләнә
https://emet73.ru/

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында педагогик хезмәт ветераны Гөлҗиһан Гафарованың «Иманлы авыл» дигән язмасы чыкты.

Зур Чирекле авылының уңышка ирешеп яшәвенең сере белән бүлешәсем килә. Ульяновск өлкәсендә иң зур татар авылы булып исәпләнгән авылыбызда бүген 2,5 мең кеше яши.

Соңгы елларда халыкның яшәү рәвеше тамырдан үзгәрде – шәһәрдәге кебек үк бөтен шартлар тудырылган: зур һәм иркен йортлар, газ һәм су кергән, үзәк урамнан асфальт юл уза, төнлә урамнарда якты, суперзаманча мәктәп төзелде, ял итү үзәге ачылды, анда балалар өчен түгәрәкләр эшли, китапханә бар. Физкультура-сәламәтләндерү комплексын төзү эшләре тәмамланды, биредә яшьләр үзләренең саулыгын ныгытачак. Якын киләчәктә авылны төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләрен дәвам иттерү, балалар һәм өлкәннәр өчен ял итү зоналары булдыру бурычы тора.

Яшьләр бизнес белән шөгыльләнә, алар мал табарга һәм матур итеп яшәргә тели. Авылда яңа зур йортлар саны артуы аларның максатларына ирешүе турында ачык сөйли. Яшь гаиләләр әти-әниләре турында кайгыртучанлык күрсәтә, балаларын тәрбияли, аларга дини белем бирергә тырыша. Дин юлына басып кына барлыкта-муллыкта яшәргә мөмкин, ди алар.

Сәламәт яшәү рәвеше булдыруда авыл территориясендә эшләп килүче дүрт мәчет имамнарының роле бәяләп бетергесез: халык хәләл ризыклар белән генә туклана, авылда эчкечеләр юк, туй – никах мәҗлесләре алкогольсез үткәрелә. Мәчетләрдә балалар һәм өлкәннәр өчен Коръән укырга өйрәнү буенча курслар оештырылган. Авылдашларыбызның шактый өлеше изге җирләрдә хаҗ сәфәрендә булып кайтты. Традицион кыйммәтләргә тугрылык саклап яшибез: гаилә бәйрәмнәре, дини мәҗлесләр еш уздырыла. Үзеңнән соң дәвамнар, догачылар калдыру – изге, әҗер-саваплы гамәлләрнең берсе. Балалар ата-ана назын тоеп, хезмәткә өйрәнеп, дини тәрбия алып үсәләр.

Бездә хәйриячелек традицияләре бик көчле. Авылдашларыбыз мохтаҗларга, башка дин кешеләренә ярдәм кулы сузалар. Күптән түгел бизнесменнарыбыз ДНР белән ЛНРда яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыеп озаттылар. Башкаларга булышучының малы беркайчан да кимемәс.

Уңышка илтүче юлдан баруны тау башына менүгә, үрләр яулауга тиңлиләр. Зур Чирекле авылы халкы уңышка ирешеп яшәвеңең сере аларның Коръән һәм Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) сөннәте кушканча эш итәргә омтылуыннан гыйбарәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100