Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновск өлкәсендә генерал Әхмәтгәрәй Рамазанов исемен мәңгеләштерделәр
Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Генерал Рамазанов истәлегенә» дигән язма чыкты.
Яңа Малыклының Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында катнашып Герой исеменә лаек булган данлыклы якташлары истәлегенә Дан аллеясы тантаналы рәвештә ачылды.
Дан аллеясы проекты бик күп кешеләрне, район халкын берләштергән. Проектны башкаручы – якташлары, талантлы скульптор Игорь Фролов.
«Әлеге проектта катнашучыларга, шушы чараны оештыруга һәм үткәрүгә зур өлеш кертүчеләргә рәхмәтемне белдерәм», - диде район хакимияте башлыгы Светлана Катиркина.
Районның Дан аллеясы күренекле якташларына – Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм районның Почетлы гражданнарына – Александр Матросов, Иван Паротькин, Әхмәтгәрәй Рамазанов, Василий Баданов белән Матвей Чернов истәлегенә багышланган.
Милләттәшебез Әхмәтгәрәй Нәсибулла улы Рамазанов 1901 елның 25 октябрендә Яңа Малыклы районы Лабит авылында дөньяга килә. Гражданнар сугышында һәм Халхин-Гол елгасындагы сугышларда, Бөек Ватан сугышында катнаша, Брянск фронтының комиссары була. Авиация генерал-лейтенанты дигән хәрби дәрәҗәгә ирешә. 1979 елда вафат була. Мәскәүдә җирләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз