news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә фронтовик-шагыйрь Сәхаб Урайский истәлегенә мемориаль такта куйдылар

Ульяновск өлкәсендә фронтовик-шагыйрь Сәхаб Урайский истәлегенә мемориаль такта куйдылар
https://emet73.ru/

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Фронтовик-шагыйрь истәлегенә мемориаль такта» дигән язма чыкты.

Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында фронтовик-шагыйрь Сәхаб Урайский истәлегенә мемориаль такта урнаштырылды.

Урайкино авыл җирлеге администрациясе бинасына урнаштырылган мемориаль тактаны ачу тантанасында авыл халкы, сугыш һәм хезмәт ветераннары, шагыйрьнең оныклары һәм оныкчыклары катнашты.

Сәхаб Камалетдин улы Урайский (Мәүлютов) 1907 елның 21 декабрендә Самара губернасы Кече Кандал районы Татар Урайкиносы авылында батрак гаиләсендә туа. 1928 елда беренче шигыре Мәскәүнең «Игенчеләр» газетасында басылып чыга. 1933 елны «Көтүче кызы» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. 1941 елны бөтен халык белән бергә Сәхаб Урайский да фронтка китә. 1942 елны, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, тылга җибәрелә һәм сугышның соңына кадәр МВД органнарында эшли. Аның егермеләп шигыренә композиторлар тарафыннан музыка язылган. «Син кайтмадың», «Чыршы янында» кебек җырлары халык арасында аеруча популярлык казандылар.

«Күренекле авылдашыбызның исемен мәңгеләштерү турында күптәннән хыяллана идек. Үткән елда Сәхаб Урайскийның нәсел дәвамчылары табылды һәм алар мемориаль такта кую инициативасы белән чыкты. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче оныгы Павел истәлек тактасын эшләтүгә бәйле чыгымнарны үз өстенә алды»,- ди Урайкино авыл җирлеге хакимият башлыгы Әсхать Галяутдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100