Ульян өлкәсенең инновация проектлары Казанда гамәлгә куелырга мөмкин
Ульян өлкәсенең инновация проектлары Казанда гамәлгә куелырга мөмкин
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Әнвәр Минһаҗев). Бүген Ульян өлкәсе Хөкүмәте делегациясе “Идея” инновация технопаркында эшлекле сәфәр белән булды. Делегация составында - Ульян өлкәсе Хөкүмәте рәисенең урынбасары – табигать ресурслары, сәнәгать, төзелеш, транспорт һәм элемтә министры Александр Пинков, өлкә Хөкүмәтенең фән һәм инновация бүлеге башлыгы Андрей Климовский.
“Идея” технопаркының инновацияләр буенча директоры Сергей Юшко делегация вәкилләре өчен технопарк комплексы буенча экскурсия үткәрде, эш схемасы, ирешелгән нәтиҗәләр һәм киләчәктә планнар турында сөйләде. Кунакларга технопаркның бизнес-инкубаторы, технология үзәге бинасындагы производстволар, нәтиҗәле инновация проектлары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте делегациясендә технопарк эше кызыксыну уятты, өлкәдә шундый структура булдыру теләге белдерделәр һәм бергә хезмәттәшлек итү өчен инновация проектлары тәкъдим иттеләр. Сергей Юшко сүзләренчә, Ульяновск өлкәсе “Идея” технопаркы тарафыннан стратегик партнер буларак каралырга мөмкин.