Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульян өлкәсе үзешчәннәре “Сембер җыры” фестиваленә әзерләнә
Ульян өлкәсе үзешчәннәре “Сембер җыры” фестиваленә әзерләнә
(Ульяновски, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски шәһәрендә каласында беренче мәртәбә “Сембер җыры” фестивале 1990 елда зур уңыш белән 3 турда узган иде. Анда Чуашстан һәм Татарстанның күрше районнарыннан да катнашучылар булды. Ел саен уздырылып килгән мондый чара халык арасында зур популярлык казанса да, Халыклар дуслыгы йорты һәм аның карамагындагы Татар мәдәни үзәге барлыкка китерелгәч, “Сембер җыры” әзерлексез, тар даирәдә генә оештырыла башлады. Милли хәрәкәт активистлары моны милли моңны сүндерү тырышлыгы дип тә бәяләде.
Шөкер, соңгы елларда “Сембер җыры” яңадан аякка баса башлады. Моңа Төрки халыклар фестивален уздыру да этәргеч бирәдер. Менә өченче ел инде шундый төбәкара фестиваль Ульяновскида оештырыла.
Шул чарага әзерлек йөзеннән, Ульяновски өлкәсенең төрле районнарында зоналар буенча сайлап алу турлары бара. Өлкә үзәгендә якынрак урнашкан Ульян, Сенгилей, Тереньга, Чынлы, Чардаклы районнары үзешчәннәре чакырылган иде. Ләкин кайбер районнардан гына килгәннәр. Иске Кулаткыда Павлов, Радищев, Новоспасски районнары үзешчәннәре бил алышты. Яңа Малыклыда — шушы һәм Мәләкәс районнары, Димитровград шәһәре сәнгать осталары. Ә ноябрьнең алтысында Карсун районы Мәдәният йортында Инза, Сура, Майна, Карсун, Вешкайма районнарының иң оста сәнгатькәрләре ачыкланды.
Бу зоналарда җиңеп чыгучылар өлкә үзәгенең “Руслан” мәдәният сараенда үз сәләтләрен күрсәтәчәк. Ә анда сайлап алынганнар исә төбәкара төрки халыклар фестивалендә катнашачак.
Шундый ук чара Ульян өлкәсендә яшәүче чуашлар арасында да бара. Чөнки алар да төрки халык дип санала бит.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз