news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульновскида “Мин яратам, сине Татарстан” исемле әдәби-музыкаль кичә

Ульновскида “Мин яратам, сине Татарстан” исемле әдәби-музыкаль кичә

(Ульяновски, 25 апрель, “Татар-информ”, Айрат Ибраһим). Ульяновски каласының 68нче мәктәбендә “Мин яратам, сине Татарстан” исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Укытучы Зөһрә Хәбибуллина аны Казанның 1000 еллыгына багышлап оештырган. Ә үзе аны шушы мәктәптә укучы III–X сыйныфларда ана телен үзләштерүче укучыларның иҗади исәп-хисабы сыйфатында оештырганлыгын әйтте.

Шушы мәктәпкә укучылар әзерләүче 246нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре Халидә Шәрәфетдинова белән Әлфия Сәйфетдинова үзләрендә тәрбияләнүче балаларны да кичәгә алып килгәннәр иде. Чарада аларның әти-әниләренең дә катнашуы аларның үз балаларын нәкъ шушы үрнәк мәктәпкә бирәчәкләренә нигез булып та торадыр. Кичәдә шулай ук бу бакчаның мөдире һәм музыканты да катнашты. Димәк, алар да балаларның нинди мәктәпкә килүенә битараф түгел. Әлеге бәйрәмгә 68нче мәктәптә укучы татар балаларының әти-әниләре дә килгән иде.

Программа, нигездә, Казанга багышланган җыр һәм шигырьләрдән торды. Әмма кичә шәһри Болгарга багышланган җырдан башланды. Бу исә Казаныбызның Болгар варисы икәнлеген ассызыклау кебек кабул ителде.

Сәгать ярым барган тамаша бик тә тирән эчтәлекле булды. “Туган тел” оешмасы активистлары Розалия Матросова һәм Мәхмүт Хәйруллин әсирлеккә төшкән Сөембикәнең Явыз Иван белән әңгәмәсен тамашачыга тәкъдим итте. Укытучы Зөһрә Хәбибуллина барлык чараларын да “Туган тел” һәм “Болгар яңарышы” оешмалары белән берлектә уздыра, чөнки ул үзе дә милли хәрәкәтнең иң актив әгъзаларыннан берсе. Бу чараны оештыруда да милли оешмалар зур ярдәм күрсәтте. Мәсәлән, “Туган тел” рәисе Мәхмүт Хәйруллин иң яхшы чыгыш ясаучыларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты биргән китапларны бүләк итте. Хәер, сәхнәгә чыккан бер генә бала да бүләксез калмады. Шулай ук 246нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче һәр нәнигә дә китаплар табылды. Ә Зөһрә ханым бакча тәрбиячеләренә балалар бакчасы өчен Казаннан үзе алып кайткан программаны, дәресләрнең методик эшкәртмәләрен һәм хрестоматияне тапшырды.

Гомумән, кичә бик яхшы оештырылган иде. Анда катнашучылар Зөһрә ханыма һәм милли хәрәкәтнең башка активистларына тирән рәхмәтләрен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100